Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.01.2026, 17:48

Казанның шәһәр тәҗрибәләре «Яшисе килә торган шәһәр» дип исемләнгән халыкара смотр-бәйгедә дүрт дипломга лаек булган

Бүләкләр шәһәр мохитен, цифрлы хезмәтләрне һәм шәһәрнең туристлык потенциалын үстерү проектларына бирелгән

Денис Гордийко фотосы

Казан проектлары Бәйсез дәүләтләр бергәлеге һәм Евразия икътисади союзы шәһәрләре арасында үткәрелә торган «Яшисе килә торган шәһәр» дип исемләнгән XVIII халыкара смотр-бәйгесе лауреатлары булган. Конкурс йомгаклары нигезендә дипломнар шәһәр мохитен, цифрлы хезмәтләрне һәм туристлык потенциалын үстерү тәҗрибәләре өчен бирелгән.

Казанда күп еллар дәвамында һәм эзлекле рәвештә иҗтимагый киңлекләр булдыру тәҗрибәләренә югары бәя бирелде. Аерым алганда, дипломнар «Зилант» скверы һәм Серов урамындагы яңартылган бульвар проектларын гамәлгә ашыру өчен тапшырылган. 2025 елда Казан үзәгендә Кремль урамының 7 нче һәм 9 нчы йортлары арасында урнашкан «Зилант» скверын капиталь төзекләндерделәр. Бронзадан эшләнгән яңа Зилант скульптурасы һәм фонтан яңартылган киңлекнең төп бизәге булып тора, мәйданны купшы үсемлекләр белән яшелләндерү һәм архитектура ягыннан яктырту скверга заманча төсмер өстәп, сәяхәтчеләрнең игътибарын җәлеп итә. Серов урамындагы бульварны комплекслы төзекләндерү эшләре исә 2024 елда «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль проекты ярдәмендә башланган иде. Әлеге иҗтимагый киңлек республикада беренчеләрдән булып сәламәтлеге чикле затлар өчен тулысынча җайлаштырып эшләнгән: биредә балаларга инклюзив һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылган, сенсор бакчасы, сәхнә һәм ял итү урыннары булдырылган. Узган елның августында Серов урамындагы бульварның икенче чиратын төзекләндерү эшләре тәмамланды, биредә күлне тернәкләндергәннәр, экопавильон урнаштырганнар.

«Минем Казан» цифрлы порталын булдыру һәм аны гамәлгә кертү тәҗрибәсе өчен шулай ук диплом тапшырылган. Платформа 2025 елда эшли башлады һәм ул шәһәр халкы тарафыннан бердәм цифрлы ярдәмче буларак кабул ителә. Әлеге хезмәт ярдәмендә шәһәр халкы актуаль яңалыклар, шәһәрдә башкарыла торган эшләр һәм вакыйгалар белән танышып бара, шулай ук хезмәт ярдәмендә аерым бер адрес буенча мәгълүмат алу мөмкинлеге булдырылган. Портал эшли башлаганнан бирле аны 130 мең кеше караган, мең ярымга якын кулланучы шәхси кабинет ачкан.

Моннан тыш, «Кунакчыллык йолдызлары» төбәкара һөнәри осталык фестивале шулай ук бүләк белән билгеләп үтелгән. Төбәкара фестиваль туризм һәм сервис өлкәсендә һөнәри компетенцияләрне үстерү максатыннан үткәрелә. Ул кунакчыллык индустриясе белгечләрен берләштерә, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора һәм хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә. Узган ел бәйгегә Россиянең 23 шәһәреннән 239 гариза кабул ителгән. 187 катнашучы финалга узган, ә иң яхшы 36 белгеч 11 номинация буенча җиңүче дип танылган.

Шулай ук жюри, go.kzn.ru порталны да кертеп, шәһәрнең туристлык ресурсларын комплекслы алга этәрүне хуплаган. Туристлык порталы Татарстан башкаласы кунакларына уңайлы булсын өчен 2025 елның июлендә эшли башлады. Анда объектларның урнашуы, истәлекле урыннар, маршрутлар һәм шәһәр вакыйгалары турында мәгълүмат тупланган. Казан туристлык потенциалын үстерү буенча заманча инструментка һәм сәфәрләрне планлаштыру өчен уңайлы цифрлы хезмәткә ия булды.

Шәһәр тәҗрибәләренең XVIII халыкара смотр-бәйгесе Башкалаларның һәм эре шәһәрләрнең халыкара Ассамблеясе инициативасы белән оештырыла һәм Бәйсез дәүләтләр бергәлеге Башкарма комитеты, Федерация Советы һәм РФ Дәүләт Думасы комитетлары, Россия Төзелеш министрлыгы һәм Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе белән бергә үткәрелә.

Барлык яңалыклар