В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр башлыгы үзенең идарә эшчәнлеген башлап җибәргән елларда республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиевнең аңа милләтара татулыкның мөһимлеге турында сөйләвен искә төшерде
Денис Гордийко фотосы
Казан мэры Россия президенты Владимир Путинның ел саен уздырыла торган матбугат конференциясендә Татарстан һәм Казан турында әйткән сүзләрен шәрехләде. Туры эфир җомга көнне узды, чара барышында дәүләт башлыгы берничә сорауга, шул исәптән республикага кагылышлы сорауларга да җавап бирде.
Мэр сүзләренчә, президентның фикерләре анда Татарстан өчен аеруча горурлык хисе уяткан: «Әлбәттә, ил президентының 160 тан артык милләт вәкиленең гасырлар дәвамында тыныч һәм дустанә мөнәсәбәттә динара татулыкта яшәүләре, Татарстан турында иминлек урыны буларак яңгыраган сүзләре горурлык хисе уятты. Бу зур, системалы эш нәтиҗәсе».
Шәһәр башлыгы милләтара татулык темасы аның өчен идарә юлының башында ук мөһим булуын искәртте. Ул 1998 елда аны Түбән Камага эшкә җибәргәндә, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең нәкъ менә шушы мәсьәләгә аерым басым ясавы турында сөйләде. «Ул вакытта ил башлыгы минем өчен гаҗәеп тоелган бер фикер әйтте: кешеләр – яшьләре, үз-үзләрен тотышлары, милләтләре, диннәре, һөнәрләре буенча төрле. Ләкин аларны бертигез яратырга, хөрмәт итәргә һәм тормышлары яхшырсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк».
Шулай ук мэр искәрткәнчә, 4 сәгать 40 минут дәвам иткән туры линия барышында Владимир Путин россиялеләрнең, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләрнең барлык сорауларына да җавап бирергә тырышты. Эфир ахырында президент Мәскәү белән Казан арасында югары тизлекле магистраль проектын гамәлгә ашыруны раслаган. Аның сүзләренчә, бу карар төбәккә инвестицияләр җәлеп итү һәм Казан, тулаем алганда, Татарстан халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен зур әһәмияткә ия.