В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Игорь Крутой, Алсу, Владимир Пресняков, Наталья Подольская һәм Akmal' фестивальдә финалга узучылар белән бергә чыгыш ясады
Бүген Татарстан башкаласында «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концерты узды. Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетының концертлар залы сәхнәсендә фестиваль җиңүчеләре Россия эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясады. Яшь талантларга ярдәм итү өчен Казанга Игорь Крутой, Алсу, Владимир Пресняков, Наталья Подольская һәм Akmal' килде. Кичәне телевидение журналистлары Вадим Такменев и Олимпиада Тетерич алып барды.
Денис Гордийко фотосы
«Безнең өчен алтынчы ел рәттән «Игелекле дулкын» фестивален үткәрү шатлыклы вакыйга. Шушы еллар эчендә бәйге Россия күләмендә танылды. Мин безнең тәкъдимнең әһәмиятле булуына, бәйгенең бөтен илдән талантлы балаларны җыюына бик шат. Сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да үсәбез. Шушы алты ел эчендә илебезнең төрле почмакларыннан 12 мең бала үз сәләтләрен ачып, безнең фестивальдә чыгыш ясады. Мин Казанның ел саен үзенә күрә игелек башкаласы булуына чын күңелдән шатмын», - дип сәламләде «Игелекле дулкын»да катнашучыларны Казан мэры Илсур Метшин.
«Игелекле дулкын» балаларга зур шатлык китерә, аларга үз талантларын үстерү мөмкинлекләрен күрергә ярдәм итә. Әлеге фестивальне оештыруда булышлык күрсәткән Татарстан рәисенә, Казан мэрына, Президент фондына һәм бүген бу концертка килгән һәр кешегә чиксез рәхмәт. Яңа җырлар, яңа исемнәр барлыкка килер дип ышанам. Балаларның тормышы үзгәрәчәк һәм алар үзләренә башкача карый башлаячак», - дип, фестивальнең мөһимлеген билгеләде Игорь Крутой.
Бу елгы фестивальнең сайлап алу турларында бөтен илдән 2 меңнән артык яшь талант катнашкан. Бәйгедә катнашучылар «Вокал», «Ишарәләр белән җырлау», «Хореография», «Уен коралларында уйнау» һәм «Сәхнә сәнгате» номинацияләрендә көч сынашкан. Сайлап алу этаплары ел башыннан Россиянең унбер шәһәрендә: Казанда, Новосибирскта, Екатеринбургта, Краснодарда, Севастопольдә, Хабаровскта, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә һәм беренче тапкыр Грозный белән Луганск, Донецк шәһәрләрендә оештырылган. Тугыз җиңүчене билгеләгән суперфинал Казанда уздырылды.
«Игелекле дулкын» фестиваленең гала-концертында тамашачылар проект ярдәме белән хыяллары чынга ашкан балаларның тарихларын ишеттеләр.
Казаннан 17 яшьлек Тамирлан Гыйләҗетдинов – шундый каһарманнарның берсе. Ул тумыштан ук күрми: табиблар ялгышлыгы аркасында кечкенә чагында аның күз челтәрен яндырганнар, егет шуннан соң уңышсыз ун операция кичергән. Шуңа да карамастан, Тамирлан музыканы ярата. Ул пианино, балалайка, курай һәм бас-гитарада оста уйный – бу эштә аңа «НеЗаМи» инклюзив үзәге ярдәм итә.
Тамирлан үзе дә музыка иҗат итә. «Мин үз эшләрем белән шөгыльләнгәндә кинәт кенә башымда көй туа. Шул мизгелдә үк кулыма уен коралы алып, аны көйли башлыйм һәм һәрвакыт ниндидер яңалык килеп чыга», - дип фикерләре белән уртаклашты егет. Зур сәхнәдә чыгыш ясау аның гала-концертта тормышка ашкан хыялы булды.
Кичәнең икенче каһарманы – Радион Сивалов, 14 яшьлек Севастополь егете. 2024 елның июнендә малай пляжда ракета һөҗүме вакытында зыян күрә. Радион өч катлаулы операция кичерә: трепанация ясыйлар, талагын алганнар һәм аягына катлаулы операция ясалган. Бот сөяге сынганнан соң, тернәкләнү вакытында аңа яңадан йөрергә өйрәнергә туры килгән.
Радион футбол ярата, шуңа күрә күнекмәләрнең бер елга кичектерелүе турындагы хәбәр аның бик нык кәефен кырган. Киләчәктә ул спорт комментаторы булырга хыяллана. Егетнең тагын бер мавыгуы – ул урамда чыгыш ясарга ярата. Җырларга җиңелрәк булсын өчен, «Игелекле дулкын»ны оештыручылар аңа акустик система һәм велосипед бүләк иткән.
Санкт-Петербургтан килгән сигез яшьлек Анна Четян – проектта иң шат күңелле катнашучыларның берсе. Башы җәрәхәтләнү аркасында кызда тетрапарез авыруы барлыкка килгән. Аня вокал белән шөгыльләнә һәм хорда җырлый: «Мин хорда җырларга яратам, берәр нәрсә килеп чыкмаган очракта миңа һәрвакыт ярдәм итәчәкләрен һәм үземне яклаячакларын беләм». Кыз үзенең укуы турында сокланып әйтә: «Мин укырга яратам! Минем мәктәптә яшәргә мөмкин!». Проектны оештыручылар Аннага велосипед һәм йомшак аю уенчыгы бүләк итте.
Хәйрия проектында катнашучыларның барысы да үзләренең кумирлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау өчен бик күп көч куйдылар һәм рухи ныклык күрсәттеләр.
Алсу Софья Стрельникова (Алтай өлкәсе), Ульяна Чередниченко (Луганск), Полина Плотникова (Сочи) һәм Игорь Крутойның Академия хоры белән бергә уртак номер эшләп, «Зимний сон» җырын башкарды.
Тамашачылар яшь башкаручы Akmal'ның Анна Хөсәенова (Белореченск), Полина Григоренко (Алтай өлкәсе), ТурпАл-Али һәм РәхИм Зөбәйрәевлар (Грозный), шулай ук «Дорога из города» бию театры белән бергә башкарган «Мир нам завидовал» җырын алкышларга күмделәр.
Тагын бер якты йолдыз Наталья Подольская Ангелина Макарова (Барнаул), Дарья Дорохова (Макеевка), Велимира Шадрина (Новоалтайск) һәм Мария Козина (Симферополь) белән бергә «Не зря» җырын башкарды.
Владимир Пресняковның «Все нормально» җыры иң дәртле чыгышларның берсе булды. Җырчы аны Дмитрий Носонов (Симферополь), Никита Варданян (Алтай өлкәсе), «Saxtet» коллективы (Санкт-Петербург) һәм «Дорога из города» бию театры белән башкарды.
Арина Дружининаның (Мәскәү) һәм Виктория Сировскаяның (Екатеринбург) пианинода Игорь Крутой уйнавында яңгыраган «Я тебя отпустила» җыры тамашачыларның күңел кылларын тибрәтте.
Гала-концерт Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе хоры һәм фестивальдә катнашучыларның «Игелекле дулкын» гимны белән тәмамланды.
Гала-концерт Раштуа алдыннан «НТВ» телеканалы эфирында трансляцияләнәчәк.
«Игелекле дулкын» фестивале 2017 елдан бирле үткәрелә һәм ул авыр тормыш хәлендә калган талантлы балаларга, яшүсмерләргә, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул Казан мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой тәкъдиме белән булдырылган. Фестивальдә бөтен илдән 12 мең бала катнашкан. Фестивальне оештыручылар – Популяр музыка академиясе һәм Казан мэриясе. Чара Президентның мәдәни инициативалар фонды, Татарстан Хөкүмәте һәм «Игелекле Казан» хәйриячелекне үстерүгә ярдәм фонды ярдәмендә уза.