Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.11.2025, 14:54

Искәндәр Гыйниятуллин: «Юктан бар булган тагы бер четерекле мәсьәлә – бу җавапсызлык һәм шәһәргә карата тупас мөнәсәбәт!..»

Казанда җирле үзидарәнең вәкаләтле органы рөхсәтеннән башка башкарылган җир эшләре канализация коллекторына зыян китергән һәм йөзләгән йорт сусыз кала язган

Казанның Совет районында җирле үзидарәнең вәкаләтле органы рөхсәтеннән (ордерыннан) башка башкарылган җир эшләре канализация коллекторына зыян китергән. Әлеге җавапсыз гамәл йөзләгән күпфатирлы йортны, социаль объектларны һәм учреждениеләрне сусыз калдыру куркынычын китереп чыгара торган очрак дип санала. Белгечләр китерелгән зыянны якынча 20 миллион сум дип бәяли, төзекләндерү эшләре ноябрь ахырына төгәлләнер дип фаразлана. «Водоканал» җитәкчелеге әлеге очрак буенча гаеплене табып, зыянны суд аша түләттерергә ниятли.

Казан шәһәренең Совет районында, Латыш укчылары урамында урнашкан 25а номерлы йорт янында шәһәрдә зур авария очрагы китереп чыгарган күңелсез хәл була. Коммерциячел булмаган «Любитель» бакчачылык ширкәтендә шәхси кишәрлеге булган хуҗа кеше, үз территориясенең файдалы мәйданын арттырырга теләп, кишәрлеккә 30 кублы 150 йөк машинасы балчык һәм төзелеш калдыклары (бетон кисәкләре, кирпеч ватыклары һ.б.) китертә. Ул өлешчә үз җирендә, өлешчә муниципаль җирдә урнашкан чокырны күмәргә керешә. Гражданин үз гамәлләрен хакимиятнең тиешле органнары белән килештерми башкарган.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин аңлатканча, балчыкны күп күләмдә китертү өчен тиешле проект эшләргә, аны архитектура идарәсендә килештерергә кирәк, һәм бары тик шушы килештерү нигезендә генә җир эшләрен башкаруга ордер рәсмиләштерелә. Аның сүзләренчә, болар барысы да җир астында ята торган коммуникацияләргә зыян килмәсен өчен эшләнә. Шәһәр халкы алар турында белмәскә дә мөмкин.

Чокырны күмү нәтиҗәсендә «Танкодром» микрорайоныннан бөтен агынты суларны кабул итә торган, диаметры 50 см һәм 22,5 см булган тимер-бетон канализация коллекторы җимерелгән.

Әлеге мәйданга өзлексез балчык ташу коллекторга зур зыян сала, ул тоткарлык белән эшли башлый. Шуннан соң канализация сулары тышкы якка агып чыга. Берничә йортның подвалына агынты сулары керә.

Мәсьәлә балчык өеме астында «Южная-1» һәм «Южная-2» насос станцияләрен туендыра торган ике югары вольтлы кабель калуы белән катлаулана. Аларның берсенә инде зыян килгән, һәм хәзерге вакытта «Водоканал» горизонталь юнәлештә бораулау ысулын кулланып электр белән тәэмин итү челтәренең резерв линиясен суза, шулай ук күчерү буенча төрле схемалар эшли. Ләкин икенче кабель дә йөкләнешкә чыдамаса, якынча күпфатирлы 600 йорт сусыз калырга мөмкин. Яңа кабельдән тыш, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе зыян килгән участокны урап үтеп, канализация коллекторларының яңаларын суза, коллекторларны күчерү өчен махсус камера урнаштыра, диде Искәндәр Гыйниятуллин.

«Эш бик күп һәм ул гади генә түгел: коллектор зур тирәнлектә ята, һәм аның рельеф буенча барлык авышлыкларга да чыдам булуы кирәк. Дөресен генә әйткәндә, «Водоканал»ның әлеге очрактан тыш та эшләнәсе эшләре җитәрлек иде – планга кертелгән эшләр дисеңме, модернизацияләү буенча эшләрне әйтәсеңме! Һәм, менә, юктан бар булган тагы бер четерекле мәсьәлә – бу җавапсызлык һәм шәһәргә карата тупас мөнәсәбәт!» - дип ачулы фикерләрен җиткерде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Шәһәр хуҗалыгына китерелгән зыян, «Водоканал»ның барлык чыгымнары эшләр тулысынча башкарылганнан соң гына билгеле була ала. Бүгенге көндә, «Водоканал» белгечләренең якынча бәяләвенчә, чыгымнар 20 миллион сумны тәшкил итә. Китерелгән барлык зыянны «тантана шаһитләре»ннән түләттерергә ниятлиләр.

Инженерлык челтәрләре белән беррәттән, җирлеккә дә экологик зыян салынган. Чокырны күмү нәтиҗәсендә 30 дан артык агач тапталган, зыян 400 мең сум тирәсе дип бәяләнә. Әлеге очрак буенча полициягә гариза бирелгән.

Җир кишәрлеге хуҗаларының берсе Удмуртиядә яшәгәнлектән һәм ул Казанда бик сирәк булганлыктан, икенчесе исә үзен бик дорфа тотканлыктан, алар белән әңгәмә барып чыкмаган.

Авария урынында көн саен «Водоканал»ның 25 кешедән торган өч бригадасы эшли, 10 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

«Мин эшләгән дәвердә гражданнарның ваемсызлыгы аркасында мондый вакыйгаларның булганы юк иде әле», - дип ачынды «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Рөстәм Габделхаков. «Әгәр без хәзер чокырга салынган балчыкны кире чыгара башласак, бу биеклеге буенча 5-7 катлы йорт дигән сүз, безнең Универсиада проспектында поезд озынлыгындагы йөк машиналары кирәк булыр иде. Без, шәһәр халкына уңай булсын өчен, көчтән килгәннең барын да эшләргә тырышабыз», - дип өстәде ул.

Авария нәтиҗәсендә подвалларны су баскан, соңрак йорт ишегалларында начар исле күлләвекләр хасил булган. Микрорайонда яшәүчеләр менә шулай зыян күргән.

«Әлеге җитди мәсьәлә инде өченче атна дәвам итә. Сәбәбен без «Водоканал» белән бергә ачыкладык: иң беренче эш итеп территорияне әйләнеп чыктык һәм Латыш укчылары урамы, 27 йорт янында канализациягә басым көчле булуын ачыкладык. Без микрорайондагы барлык подвалларны йөреп чыктык. Канализация челтәренә өстәмә ныгыту җайланмалары беркеттек. Хәзерге вакытта подвалларга су керү туктатылды. Әмма басым хисабына су урамнарга агып чыга, бу шулай ук яхшы эш түгел. «Водоканал» әлеге мәсьәләне җайга салу белән шөгыльләнә», - дип сөйләде «Танкодром» торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш инженеры Александр Локтев.

Аның сүзләренчә, слесарьлар подвалларны көненә ике тапкыр әйләнеп чыга һәм бикләгечкә зыян килгән урыннарда алар өстәмә ныгыту җайланмаларын беркетәләр.

«Халыктан шикаятьләр бик күп килә, баштарак алар хәлне аңламады, тавыш куптаручылар да булды. Кешеләрне аңларга мөмкин. Без аларны, хәлне аңлату өчен, хәтта авария булган урынга алып бардык. Микрорайонда яшәүчеләрнең күбесе әлеге очрактан хәбәрдар», - дип өстәде торакчы.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе мәгълүматлары буенча канализация коллекторындагы авария күпфатирлы 83 йортка, 3 мәктәпкә, 6 балалар бакчасына, 15 административ бинага агынты сулар челтәре буенча зыян килү куркынычын, күпфатирлы 590 йортка, 23 балалар бакчасына, 16 мәктәпкә, 4 хастаханәгә, 3 техникумга, 127 административ бинага һәм 3054 шәхси йортка су белән тәэмин итү челтәре буенча зыян килү куркынычын тудыра.

Предприятие барлык авария-торгызу эшләрен ай ахырына кадәр тәмамларга ниятли.

Барлык яңалыклар