В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
5 меңгә якын мөселман «Казан Экспо»га ифтар-мәҗлесенә җыелачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). IX Республика ифтарын уздыру көне Казанда 7-нче майдан 11-нче майга күчерелде. Бу көнне Татарстан мөселманнары «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенә күмәк ифтар ашына җыелачак.
Быел республика ифтарында 5 мең кеше, шул исәптән мохтаҗлар һәм аз керемлеләр, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, хакимият органнары, эшмәкәрлек вәкилләре, башка төбәкләрдән кунаклар катнашыр дип көтелә. Оештыручылар шул ук көнне «Ак Барс Арена» стадионында мохтаҗлар өчен өстәмә ифтар-бокслар тарату турында карар кабул итте. Ифтар санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә саклану чараларын үтәп оештырылачак.
Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризыкларны өләшү һәм соңыннан табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкән 500 волонтер җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 13-нче апрель көнне мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды, дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ураза тоталар. Ай тәмамлангач, 13-нче май көнне Ураза гаетен бәйрәм итү булачак.