В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәйрия акциясен «Игелекле эшләр көне» фонды Россия Кызыл Хачы белән берлектә уздырган.
Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче июль). Узган атна ахырында Татарстаннан Донецк һәм Луганск халык республикалары качаклары өчен Белгородка 20 тонна гуманитар ярдәм җибәргәннәр. Хәйрия акциясен «Игелекле эшләр көне» фонды һәм Россия Кызыл Хачы уздырган.
Качакларга ярдәм йөзеннән шәхси гигиена предметлары (балалар өчен дә), йөзләгән банка консервланган ит һәм төрле ярмалар, савыт-саба, кием-салым һ.б. җыелган. Акциядә шәһәр халкы, хезмәт коллективлары һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашкан.
«Игелекле эшләр көне» хәйрия фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов билгеләп үткәнчә, халык ярдәм җыю турындагы белдерүгә тиз реакция биргән. Аның сүзләренә караганда, көн саен гуманитар ярдәм җыю пунктына Татарстанның төрле районнарыннан посылкалар килгән.
«Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән халыкның социаль яктан зәгыйфь төркемнәренә булышу буенча берничә мөһим проектны тормышка ашыра. Аларның иң популяры – «Яхшы куллар» хәйрия склады – мохтаҗларга кием-салым һәм башка шәхси милекне кабул итү, саклау һәм түләүсез бирү пункты. Ел саен складта 12 меңнән артык кеше әйберләтә ярдәм ала.