В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 40 бала «Московский» мәдәният үзәгендә бушлай шөгыльләнәчәк
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь). Кастинг нәтиҗәләре буенча «Апуш» балалар татар театр студиясенә сигездән алып 15 яшькә кадәрге 40 бала сайлап алынды. «Московский» мәдәният үзәгендә сайлап алу туры барлыгы 100 укучыны җыйды.
Кастингта укучылар төрле юнәлешләрдәге (җыр, бию, сөйләм, уен коралларында уйнау) сәләтләрен күрсәтте. Катнашучыларның сәләтләрен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, актерлык осталыгы остазы Зөлфәт Закиров, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, сәхнә теле остазы Гүзәл Галиуллина, Казан театр училищесында вокал һәм вокал ансамбле педагогы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры, вокал остазы Алия Хәмзина һәм студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахмановага бәяләде.
Сайлап алуны узган балалар «Московский» мәдәният үзәгендә сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, актерлык осталыгы һәм вокал белән бушка шөгыльләнәчәк. Дәресләр татар телендә уза, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Казан Мэры патронажы астында эшләүче «Апуш» татар балалар театр студиясе әлеге төркемне Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән ача.
Моңа кадәр, көз башында, «Апуш. Нәниләр» театраль мәктәп-студиясенә кастинг узды. Анда дүрт яшьтән сигез яшькә кадәрге 100 дән артык бала катнашты, 40 бала сайлап алынды.