Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2019, 09:40

Казан 2022 елгы Европаның яшьләр башкаласы исеменә 5 шәһәр арасына керде

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Казан 2022 елгы Европа яшьләр башкаласы исемен дәгъвалаучы шәһәрләр бишлегенә керде. Финалга чыккан шәһәрләргә 26 майга кадәр урыннардагы яшьләр мәдәни, социаль һәм сәяси чаралар программасын жюри әгъзаларына тәкъдим итәргә кирәк.

Татарстан башкаласыннан тыш, 2022 елгы Европа яшьләр башкаласы исеменә Познань (Польша), Бая-Маре (Румыния), Варажин (Хорватия) һәм Тирана (Албания) кебек шәһәрләр дәгъва итә.

Конкурста катнашу өчен дөньяның 12 шәһәре гариза биргән.

Җиңүчене ноябрьдә Франциядә, Амьен шәһәрендә игълан итәчәкләр, дип хәбәр ителә Европа яшьләр форумы сайтында. Сүз уңаеннан, хәзерге Европа яшьләр башкаласы - Нови Сад (Сербия).

Барлык яңалыклар