В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен чират тәртибендә урында теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Бу атнаның шимбә көнендә, 24 гыйнварда, Урицкий исемендәге паркта кар атышу турниры үткәрелә. Ярышта 5 әр кешедән торган 8 команда катнашачак.
Командаларга көндәшеңнең флагын алырга һәм уенчыларны ясалма кар белән «бәреп төшерергә» кирәк булачак. Ярышта катнашу өчен олылар һәм балалар чакырыла, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Турнир бушлай оештырыла.
Алдарак дүшәмбе, 26 гыйнварда, С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүгә багышланган әдәби кичә уздырылуы хакында хәбәр ителгән иде. Әдәби кичә бушлай үткәрелә.