В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларны кирәкле инвентарь белән тәэмин итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). 21-нче сентябрьдә казанлылар Авиатөзелеш районының Кутузов урамындагы 83б һәм 85а йортлары арасында урнашкан яшел зонаны җыештыру буенча экологик акциягә кушыла ала.
Җыештыруда 80-гә якын кеше катнашачак: «Пластиксыз табигать» экологик хәрәкәте активистлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, Авиатөзелеш районы халкы. Җыелган барлык чүп-чар чистартылачак һәм чокыр территориясеннән чыгарылачак. Җыештыру барышында «Пластиксыз табигать» хәрәкәте активистлары калдыкларны аерым җыюны оештыру буенча файдалы киңәшләр белән уртаклашачак.
Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Катнашучыларны кирәкле инвентарь белән тәэмин итәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрацияләрендә.