В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экологик квест 15-нче сентябрьдә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). 15-нче сентябрьдә Казанның «Дубрава» урман-паркында «Биредә булу эзләре» дигән экологик квест узачак. Анда катнашучылар чүп җыюда ярышачаклар.
Квестта катнашучылар урман-парк зонасында узышып чүп-чар җыячак. Территорияне җыештырган өчен уенда катнашучыларга баллар исәпләнәчәк. Җиңүчеләр спонсорлардан призлар алачак.
Җыелу 10.30 сәгатьтә Дубравная урамы буенча урнашкан чаңгы базасы янында планлаштырылган. Экоквест 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.