В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең төп мәйданчыкларында Россия президенты һәм Татарстан рәисе котлаулары яңгыраячак
Марат Мөгыйнов фотосы
Бүген, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә, Казан халкы Яңа ел бәйрәмен каршылый. Шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары төнге сәгать 00:00 тулганны, курантлар сукканны бергәләп көтә һәм могҗизаларга, тылсымга бай бәйрәмне төп ике шәһәр мәйданчыгында: «Казан» гаилә үзәге янында һәм «Черек күл» паркындагы шугалакта каршылый ала. Ике киңлектә дә бай күңел ачу программасы, шулай ук Россия президенты Владимир Путин һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан видеокотлаулары тәкъдим ителә.
Төп шәһәр чыршысы янында бәйрәм программасы 22:00 сәгатьтә башланып, ул 1 гыйнварда иртәнге сәгать 02:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Кунакларны DJ-сетлар, «Швейцария» кавер-төркеме чыгышы, барабаннар тамашасы, караоке элементлары белән концерт көтә. Моннан тыш, биредә яңа ел ярминкәсе эшләячәк.
«Черек күл» паркында да бәйрәм кәефе булдырылачак. Кичке бәйрәмдә алып баручылар һәм аниматорлар тарафыннан тәкъдим ителә торган күңел ачу чаралары, кавер-төркемнәр чыгышы һәм DJ-сетлар шәһәр халкы өчен Яңа ел кичен истәлекле мизгелләргә тагы да бай итәчәк. Паркның зур экранында шәһәр халкы юллаган видеокотлаулар трансляцияләнәчәк.
Ике мәйданчыкта да төнге сәгать 00:00 дә тамашачылар Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгатьләрен ишетәчәк.
Бәйрәм мәйданчыкларына җәмәгать транспортында барып җитү мөмкинлеге булдырылган. Җир өсте транспорты – 02:00 гә кадәр, ә метрополитен төнге сәгать 00:00 гә кадәр эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.