В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар 9-нчы мартка кадәр үзәктә булган һәркем өчен бүләк калдыра ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Әниләргә. Бергә" хәйрия проекты старт алды. Чара "Колыбель" социаль йорты хатын-кызларына ярдәм йөзеннән оештырыла. Бу үзәктә катлаулы тормыш ситуациясе аркасында йортсыз калган йөкле хатын-кызлар һәм яшь әниләр урнашкан.
Казанлылар 9-нчы мартка кадәр үзәктә булган һәркем өчен бүләк калдыра ала. Косметик товарлар, кием-салым, тәм-томнар, китаплар, булачак әниләр яки сабыйлар өчен әйберләр, кино яки театрга билетлар һәм башка бик күп әйберләр кабул ителә.
"Әниләргә. Бергә" дип язылган махсус бокслар Горький-Әмәт урманындагы "Урман" кафесында һәм Divan Coffee кофейнясында (Cube контейнерлы үзәгендә) урнашкан, тагын бер пункт – "Смена" заманча мәдәният үзәгендә (кофейнада). 9-нчы март көнне "Колыбель" үзәгендә булган хатын-кызларга казанлылар бүләкләрен тапшырачаклар.
Проектта катнашучыларның барысына да кофейнядан бүләккә фильтр-кофе биреләчәк.