Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2023, 13:16

Казан Кремленең Гавами урыннарында узачак леция лимфома һәм аның диагностикасына багышланачак

Тыңлаучылар онкология авыруының нинди үзенчәлекләре барлыгын һәм аны ничек кисәтергә икәнен белә алачак

Фото: Екатерина Красуцкая

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). Казан Кремлендә «Лимфома: нәрсә ул, диагностикалау һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә» дигән лекция укыячаклар. Очрашу 15 нче сентябрьдә – Бөтендөнья лимфомаларга каршы көрәш көнендә узачак.

Спикер буларак М.З.Сигал исемендәге республика клиник онкология диспансерының 2 нче химиотерапия бүлеге мөдире Гөлнара Хөсәенова чыгыш ясаячак. Ул тыңлаучыларга лимфома, аның төрләре, үзенчәлекләре һәм куркыныч төркеме турында сөйләр дип көтелә. Шулай ук казанлылар авыруны кисәтү һәм лимфоманың беренче билгеләрен диагностикалау ысулларын беләчәкләр.

Чара 19:00 сәгатьтә Гавами урыннар лекториенда башлана, керү теркәлү буенча, дип хәбәр итә оештыручылар.

Лимфома – иммун системасы күзәнәкләре тарафыннан барлыкка килгән яман шеш, ул лимфа системасына зыян китерә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2020 елда Татарстанда яман шешле лимфомаларның 471 очрагы теркәлгән: ир-атларда – 206, хатын-кызларда – 265. Хәзерге медицина статистикасы күрсәткәнчә, лимфомалар 80% очракта дәвалана ала, ә авыруларның тулысынча дәвалану мөмкинлеге шешне иртә һәм төгәл диагностикалауга бәйле.

Барлык яңалыклар