В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләгән һәркем пластилинография, аппликация һәм рәсем ясау нигезләрен үзләштерә алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). 6-8 -нче март көннәрендә Казанда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Ак чәчәкләр бульвары территориясендә иҗат остаханәсендә шәһәр халкы өчен төрле мастер-класслар уздырыла.
6-нчы мартта тере открыткалар ясау буенча дәрес узачак, 7-нче мартта – пластилинография һәм аппликация буенча. 8 мартта әниләр һәм балалар өчен рәсем ясау буенча мастер-класс планлаштырылган.
Түләүсез мастер-класслар 11.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Шәһәрлеләргә дәресләр өчен барлык материалларны да урында бирәчәкләр. Катнашу өчен алдан сылтама буенча теркәлергә кирәк.