Сезон башыннан «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре трамвай юлларында 1450 агач шпал алмаштырган, шул исәптән соңгы ике атна эчендә 223 шпал.
Соңгы ике атнада предприятие белгечләре бакча элмәгендә бер уклы күчешне, 27 метр рельсны алыштырганнар, 9 җыелма тоташу җыйганнар, 15 электр тоташтыруны эретеп ябыштырганнар, шулай ук 306 метр юлны күтәргәннәр һәм 7 юл тартмасы урнаштырганнар. Ә трамвай депосы территориясендә 40 метр юл, 2 әвернә алмаштырылган һәм 21 тоташу урыны җыелган.
Пассажирларның уңайлы һәм имин хәрәкәт итүен тәэмин итү өчен юлларны ремонтлау һәм карап тоту эшләре «Метроэлектротранс» МУП юл хуҗалыгы хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан тәүлек буе башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, предприятие балансында 132 км трамвай юлы бар, шуларның 70 километры тузган. Юлларны һәм инфраструктураны яңарту өчен 6 миллиард сумга якын акча таләп ителә. Авария бригадалары гаризаларга тиз җавап бирә, шулай ук маршрутлар буйлап үлән чабу һәм куакларны кисү эшләре дәвам итә.