В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкалада юлларны кардан чистарту эшенә 250 берәмлек махсус техника һәм 40 эшче җәлеп ителгән
Денис Гордийко фотосы
Узган төндә Казан урамнарында юлларны кардан чистарту эшенә 250 берәмлек махсус техника һәм 40 эшче җәлеп ителгән. Башкаладан 1,4 мең тонна кар чыгарылган һәм бозлавыкка каршы 807,8 тонна материал: 297,8 тонна реагент һәм 510 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез башкала урамнарында 439 юл эшчесе һәм 303 берәмлек махсус техника эшләячәк. Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, юлларны һәм тротуарларны кардан, боздан арындыру, бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү дәвам итә.
Кышкы сезон башланганнан соң шәһәр урамнарыннан 2 мең тоннадан артык кар чыгарылган, 4,3 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларның торышы турындагы мәгълүматны @kznhelpbot телеграм-боты яисә +7(843)222-72-22 телефон номеры аша җиткерә ала.