В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакыйгалар арасында балалар хоры концерты, халык уеннары һәм биюләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь). Татарстанның Милли музее Россия көненә багышланган бәйрәм программасын әзерләде.
Мәсәлән, 12 нче июньдә 12:00 сәгатьтә Мәскәүдән килгән «ДеТвоРа» хоры концерты башлана. Артистлар халык җырларын һәм илебез композиторлары әсәрләрен башкарачак. «ДеТвоРа» хоры 2018 елда оештырылган һәм күп кенә бөтенроссия фестивальләре һәм конкурслары лауреаты булып тора. Ул 1-3 нче сыйныф укучыларын берләштерә.
13:00 сәгатьтә М.А.Балакирев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе каршында 2013 елдан бирле эшләп килүче «Сукно бистәсе» Казан фольклор ансамбле чыгыш ясаячак.
Музейның матбугат хезмәтендә әйтелгәнчә, бәйрәм кунакларын шулай ук уен-юаткычлар, биюләр һәм халык көйенә җырлар көтә. Чаралар «Идел буе инешләре» балалар хәрәкәтле уены белән тәмамланачак. Музейга керү билетлар буенча башкарылачак.