В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2020 елга программа объектлары исемлегендә республиканың барлык муниципаль районнарында 1851 объект исәпләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Татарстан халкы «Безнең ишегалды» президент программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектлары буенча фикер алышуда катнаша ала. Программа сайтында 341 ишегалдын, шул исәптән Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә төзекләндерүнең план-схемасы бастырылган. 2020 елга программа объектлары исемлегендә республиканың барлык муниципаль районнарында 1851 объект исәпләнә.
Проектларга имзаларын инде йортлар буенча җаваплы кешеләр куйган. Программа регламенты буенча алар фатир милекчеләре исеменнән схемаларны расларга вәкаләтле, дип билгеләп үтте ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова үзенең Instagram битендә. Әмма яшәүчеләрнең дә фикере принципиаль әһәмияткә ия. «Кызганычка каршы, үзизоляция режимы аркасында бездә хәзер халык белән шәхси очрашулар уздыру мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без схемаларга ачыктан-ачык керү мөмкинлеге ясыйбыз һәм кире элемтәне өч көн эчендә - 12-нче апрельгә кадәр көтәбез», - дип хәбәр итте ул.
Төзекләндерү схемасын бәяләү өчен татарстанлыларга исемлектә үз ишегалларын табарга, проектны өйрәнергә, сайтта кире элемтә формасында фикер калдырырга яисә аны кайнар линия телефоны буенча яңгыратырга кирәк: +7(800)275-20-20.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. «Безнең ишегалды» проекты буенча 2020 елдан өч ел дәвамында барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Бу максатларга якынча 50 млрд сум каралган. Быел Казанда 695 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.