В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
8 августта Россиядә беренче тапкыр крейсер яхталарында ярышларда төрле бәйлелекләрдән котылган кешеләр катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Иртәгә Казанда ТР Ресоциализация фонды кубогына җилкәнле регата узачак. Россиядә беренче тапкыр Идел елгасы акваториясендә үтә торган крейсер яхталарында ярышларда тулы дәвалау-реабилитация курсы үткән һәм төрле бәйлелекләрдән котылган кешеләр катнаша.
Бәйлелеккә каршы көрәш вакытындагы кебек үк җилкәнле спортта да команда белән эшләргә кирәк. Бәйлелектән котылу аны спорт белән алыштырганда җиңелерәк үтә, дип саный оештыручылар.
Моннан кала, ярышлар кысаларында теплоход бортында ресоциализацияләүнең төбәк һәм милли системасына һәм алкоголизм һәм наркомания белән интегүче затларның хезмәт реинтеграцияләнүенә багышланган түгәрәк өстәл узачак. Фикер алышуда Татарстаннан, Әстерхан, Пенза һәм Ярославль өлкәләреннән, Марий Эл республикасыннан наркология, психиатрия һәм психология өлкәләрендә эшләүче белгечләр катнаша.
Җилкәнле регата 11.00 сәгатьтә башлана.