Казанда яшәүче 70 яшьлек хатын-кыз мошенниклар белән элемтәгә кергән һәм 7 млн сумга якын акча югалткан.
Мәсәлән, пенсионер хатынга кәрәзле элемтә шартнамәсен озайту сылтавы белән шалтыратканнар. Алга таба хатын-кыз белән төрле белгечләр элемтәгә кергән, алар аны чит хисапларга җыелган 170 мең сумны күчерергә күндергәннәр.
Аннары җинаятьчеләр зыян күрүчене милекне сатарга күндергән. Нәтиҗәдә пенсионер фатирсыз калган, ә килешүдән кергән акчаны курьерга биргән.
«Горки» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше, «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылды һәм тикшерелә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте шуны искәртә: җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Билгесез кешеләргә үз банк карталарыгыз һәм хисапларыгыз турында мәгълүмат бирергә, билгесез хисапларга акча күчерергә ярамый.