В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәйрия акциясе кысаларында 98 инклюзив чара уздырылган
Денис Гордийко фотосы
Татарстан Республикасы башкаласында «Юмарт Чәк-чәк» хәйрия акциясенең беренче дулкыны узды, аны «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы үткәрде. 20 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр эшмәкәрләр, волонтерлар һәм шәһәр халкы ярдәмендә остаханәләр һәм хәйрия чаралары белән бергә 98 инклюзив чара уздырылган. Иганәләрнең гомуми суммасы 1 миллионнан артып киткән.
«Юмарт Чәк-чәк»нең беренче дулкыны бик уңышлы узды. Аны Казаннан һәм Татарстаннан читтә дә күреп алдылар. Икенче дулкын шундый ук нәтиҗәле булырга охшап тора! Мондый чара барыбыз өчен дә бик мөһим вакыйга. Безне яхшылык эшләгез һәм «аны суга ташлагыз» дип тәрбияләгәннәр. Әйдәгез, «Юмарт Чәк-чәк» чарасында хәйриячелек, юмартлык турында тагы да кычкырыбрак сөйлик һәм тирә-юньдәгеләрне әлеге хәрәкәткә кушылырга чакырыйк!»,- диде «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова.
Шәһәрдә аукционлы хәйрия кичәсе оештырганнар. Гомумән алганда, бер кич эчендә 650 мең сумнан артык акча җыелган. Бу акчалар Казан интернат-йортында яшәүче өлкәннәр өчен уңайлы шартлар тудыруга тотылачак.
Моннан тыш, волонтерлар инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен төрле инклюзив остаханәләр үткәргән. Экскурсоводлар инвалид балалар һәм олылар, шулай ук өлкән яшьтәгеләр өчен хәйрия экскурсияләре оештырган. Инвалид осталар өчен онлайн рәвештә эксклюзив эшләнмәләр ярминкәсе уздырылган.
Акция вакытында ирекле иганәләр хәйрия чараларыннан тыш та кабул ителгән. Мәсәлән, бизнес вәкилләре авыру балаларга ярдәм итә торган фондларның берсенә акча биргән. Инклюзия юнәлешенә финанс яктан шулай ук дәүләт органнары, волонтерлар, коммерцияле булмаган оешмалар һәм битараф булмаган гражданнар ярдәм иткән.
Гомумән алганда, «Юмарт Чәк-чәк»нең беренче дулкыны өчен 1 миллион сумнан артык акча җыя алганнар. Казан интернат-йортына ярдәм итү белән бергә, акчалар ата-аналары баш тарткан балаларны караучы хастаханә хезмәткәрләренә, шулай ук әниләре бераз ял иткән вакытта инвалид балалар турында кайгыртучы хезмәткәр-тьюторларга түләү өчен тотылачак.
Акциянең икенче дулкынында, 2 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр, ярдәмгә мохтаҗ ялгыз өлкәннәр өчен «Юмарт яшьтәгеләр өчен теләкләр чыршысы»н, «Игелекле эш өчен кабыз» акциясен һәм инвалид балалар өчен районнарның төп шәһәр чыршыларында «Юмарт районнар» хәйрия җыены акциясен үткәрү күздә тотыла. Төп чаралардан тыш, шәһәрдә бик күп волонтерлык активлыклары һәм коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан уздырыла торган кичәләр көтелә.