Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.01.2026, 13:01

«Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә 4 меңгә якын Казан кешесе бушлай белем алган

Иң популяр һөнәрләр рәтендә – инженер-сынап караучы, сыйфат контролеры һәм пилотсыз очу аппаратлары операторы

Денис Гордийко фотосы

«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 4 меңгә якын шәһәр кешесе бушлай яңа белемнәргә ия булган. Инженер-сынап караучы, сыйфат контролеры һәм пилотсыз очу аппаратлары операторы – иң зур кызыксыну уяткан һөнәрләр исемлегендә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Татарстан Республикасының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин хәбәр итте.

Бу һөнәрләр белән беррәттән, детальләрне ябыштыручы-җыючы, яктырту буенча электр монтажчысы, электр җиһазларын төзекләндерү һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электр монтажчысы белгечлекләренә дә зур ихтыяҗ сизелгән.

«Моннан тыш, 800 гә якын медицина хезмәткәре «Сәламәтлек саклау өлкәсендә IT-технологияләр» программасы буенча квалификация күтәрү курсын узган. Шулай ук 400 дән артык урта һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү педагогы «Мәгарифтә ясалма фәһем системалары» программасы буенча белем алган», - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.

«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 2025 елда Татарстан Республикасында, 49 бүлекчәне бердәм республика үзәгенә берләштереп, мәшгульлек базарын комплекслы модернизацияләү эшләре тәмамланды. Казанда әлеге проект ярдәмендә дүрт мәшгульлек үзәгенә 110 миллион сумнан артык капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Оешмаларда мебельләр, техника яңартылган, фирма стиле кертелгән, дип сүзен йомгаклады Тимур Муллин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.01.2026
Видеорепортаж
19.01.2026 13:11
Казанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумда саклана
Барлык яңалыклар