В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы һәм сәяхәтчеләр көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр 32 метр биеклектән бәйрәмчә бизәлгән, бай тарихлы шәһәр күренеше белән хозурлана алган
Денис Гордийко фотосы
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында – 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр – «Казан» гаилә үзәге янындагы күзәтү мәйданчыгында 20 мең 906 кеше булып киткән.
Шәһәр халкы һәм сәяхәтчеләр көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр 32 метр биеклектән бәйрәмчә бизәлгән, бай тарихлы шәһәр күренеше белән хозурлана алды, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Кичәдән күзәтү мәйданчыгы язга кадәр ябылды.
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел каникуллары вакытында Татарстан башкаласында «Казанда кыш» проекты кысаларында 500 бәйрәм чарасы үткәрелде.