В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәхетсезлек очраклары аркасында табибларга 807 шалтырату килгән
Фото: Марат Мөгыйнов
Табибларга иң күп чакырулар (7040) төрле авырулар аркасында булган. 102 шалтыратуның сәбәбе – баш мие кан әйләнеше кискен бозылу, тагын 38 енеке – миокард инфаркты. Табиблар бала табу очракларына 59 тапкыр барган.
Бәхетсезлек очракларында ашыгыч ярдәм бригадалары 807 тапкыр кирәк булган. Юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 45 шалтырату килгән. Аварияләрдә 44 кеше зыян күргән, шуларның 21 е дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Ике кеше һәлак булган. Янгынга табиблар 12 тапкыр чыккан, ике кеше зыян күргән, берсе һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.