Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2025, 17:16

«Яңа ел еллары повесте. Кыш Бабай язмалары»: Казанда мультимедиа күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәне карау өчен алдан теркәлергә кирәк

Фото «Россия – минем тарихым» тарихи паркы матбугат хезмәтеннән алынды

Казанда «Россия – минем тарихым» тарихи паркында «Яңа ел еллары повесте. Кыш Бабай язмалары» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция белән танышкан вакытта кунаклар Яңа елның иң көтелгән һәм яраткан бәйрәм булуын беләчәк.

Кунаклар өчен биш темага: «Борынгы заманнар», «Россия империясе», «СССР», «Россиялеләрнең Яңа ел рекордлары» һәм «Төрле континентларда Яңа ел»га багышланган заллар булдырылган. Шәһәр халкы һәр залга кергән саен интерактив экраннар, мультимедиа инсталляцияләре һәм уен механикасы ярдәмендә бәйрәм итү традицияләренең ничек үзгәрүен, яңа ел торышына нинди вакыйгалар йогынты ясавын һәм нәкъ менә әлеге бәйрәмнең төрле буыннар өчен шундый әһәмияткә ия булуын күз алдына китерәчәкләр.

Экспозициянең үзәгенә зур итеп эшләнгән яңа ел китабы куелган. Китапта кешеләргә календарьнең ни өчен кирәк булганлыгы һ.б. бәян ителә.

Күргәзмәдә бәйрәм символларына аерым игътибар бирелә. Кунакларга Кремль йолдызының Яңа ел чыршысында барлыкка килү тарихын, совет чорында Яңа ел традицияләренең ничек формалашуын һәм Яңа ел белән бәйле нинди рекордлар куелуын сөйләячәкләр.

Күргәзмәнең «Төрле континентларда Яңа ел» бүлеге төрле илләрдә һәм хәтта җирдән читтә Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган, дип хәбәр итә Тарихи паркның матбугат хезмәте.

Күргәзмәне 2026 елның 15 гыйнварына кадәр бушлай килеп карарга була. Экскурсиягә +7(962)571-30-27 телефон номеры буенча язылырга мөмкин.

Барлык яңалыклар