Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2025, 13:25

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Яз» һәм «Идел киңлекләре» торак комплексларында поликлиникалар ачтылар

Яңа медицина учреждениеләре Казанның 46 мең кешесенә хезмәт күрсәтәчәк

Денис Гордийко фотосы

Бүген Казанның ике микрорайонында тантаналы рәвештә ике медицина учреждениесе ачылды. Болар – «Яз» торак комплексындагы 20 нче шәһәр поликлиникасы филиалы һәм «Идел киңлекләре» торак комплексында 11 нче балалар шәһәр поликлиникасы филиалы. Чарада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов катнашты.

«Сәламәтлек саклау мәсьәләләре безнең өчен өстенлекле эш юнәлеше булды һәм шулай булып калачак та. Бу – гражданнарыбызның тормыш сыйфаты». Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада сәламәтлек саклауның беренчел звеносы өчен 53 объект төзелгән һәм 151 объект төзекләндерелгән. «Бу елны гына да федераль һәм республика проектлары кысаларында 6,3 миллиард сумга 282 объект төзелде һәм төзекләндерелде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Яз» торак комплексындагы медицина учреждениесе, тулаем алганда, 36 мең кешегә, сменасына исә 400 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. 7,1 мең квадрат метр мәйданлы яңа биш катлы бина төрле категориядәге пациентлар өчен уңайлы мохит булдыруны күздә тотып, заманча таләпләрне исәпкә алып проектланган.

Беренче катта электрон табло куелган иркен регистратура урнашкан, Сул якта травматолог, яраларны бәйләү, процедура һәм башка кабинетларны күрергә була. Икенче катта көндезге стационары булган хатын-кызлар консультациясе урнашкан. Өченче кат физиотерапия һәм тернәкләндерү хезмәтләре өчен каралган. Дүртенче катта хирургия бүлеге һәм стоматология урнашкан. Бу Казанда наркоздан соң уяну палатасы булган бер көнлек махсус хирургия бүлеге белән башкалардан аерылып торучы беренче поликлиника. Бишенче катта амбулатор-онкология ярдәме үзәге эшләячәк.

Яңа поликлиникада барлыгы 17 бүлек һәм 130 медицина кабинеты, 18 административ бина һәм архив булачак. Заманча диагностика җайланмалары булуы яңа поликлиниканың төп өстенлекләренең берсе санала. Әлеге медицина учреждениесенә компьютер томографы, магнитлы резонанс томографы (МРТ аппараты) һәм денситометр – остеопорозны иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә торган җайланма кайтартылган.

Икенче объект – «Идел киңлекләре» торак комплексында балалар поликлиникасы видеоконференция режимында ачылды. Сәламәтлек саклау учреждениесе «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

Балалар поликлиникасының яңа филиалы 10 мең балага исәпләнгән һәм табиблар бер смена вакытында 200 баланы кабул итәчәк. 3,4 мең квадрат метр мәйданлы бина кыска вакыт эчендә төзелеп беткән: төзелеш агымдагы елның гыйнварында башланган һәм август ахырында тәмамланган.

Өч катлы сәламәтлек саклау учреждениесе беренчел һәм махсус аерым ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр белән дә җиһазландырылган. Беренче катта ашыгыч ярдәм, процедура кабинетлары, травматолог, йогышлы авырулар буенча белгеч һәм яраларны бәйләү бүлмәләре урнашкан. Икенче кат дәвалау-диагностика хезмәтләре өчен каралган. Биредә аерым бер юнәлеш буенча эшли торган белгечләр: офтальмолог, балалар гинекологы, уролог, невролог, психиатр, кардиолог, хирург, эндокринолог, отоларинголог һәм стоматолог кабул итәчәк. Ультратавыш диагностикасы кабинеты һәм конференц-зал шулай ук икенче катта урнашкан. Өченче катта җиде кабинет педиатрия хезмәтләре өчен каралган. Прививка ясау кабинетын, табиб-эпидемиолог һәм аллерголог кабинетларын, клиник анализлар тикшереләчәк лабораторияне өченче катта табарга була.

Поликлиника пациентларны 18 декабрьдән кабул итә башлый, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы рәисе матбугат хезмәте.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, республикада сәламәтлек саклау объектларын яңарту проектлары гамәлгә ашырыла һәм әлеге эш дәвам итәчәк. «Без Республика клиник хастаханәсен яңарту буенча зур программа билгеләдек, - диде ул. – Кайбер район һәм шәһәр больницалары да төзекләндереләчәк. Безгә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттыру бик әһәмиятле. Биналардан тыш, иң мөһиме – кешеләр. Безнең кайбер территорияләр буенча медицина хезмәткәрләре штатының тулы булу-булмавына кагылышлы сорауларыбыз бар. Персоналны җәлеп итү буенча актив эшләргә кирәк. Әйе, бина төзергә була, әмма анда югары квалификацияле, әзерлекле белгечләр дә булырга тиеш».

Бүген «Яз» торак комплексында поликлиника янындагы мәйданчыкта ашыгыч медицина ярдәме машиналарын тапшыру тантанасы узды.

Ашыгыч ярдәм машиналары паркын яңарту – республика халкына медицина ярдәме вакытында һәм югары дәрәҗәдә күрсәтеләчәгенә гарантия. Паркны яңарту буенча эзлекле һәм системалы эш алып барыла. Августта Татарстан Республикасы рәисе ярдәме белән сәламәтлек саклау системасы автопаркы яңартылган. Ашыгыч медицина ярдәме паркы 100 «Атлант» маркалы автомобиль һәм 40 «Лада» җиңел автомобиле белән тулыланган. Бүген тагын 9 автомобиль тапшырылды.

«Бүләкләр тапшыру күркәм гадәткә әйләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Җәй көне без сәламәтлек саклау оешмаларына автомобильләр тапшырдык инде. Бүген тапшыра торган әлеге 9 автомобиль шулай ук авыруларны йөртү һәм медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен каралган».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, заманча медицина хәзерге заман җиһазлары белән тәэмин ителергә тиеш. «Барыгызны да әлеге күркәм вакыйга белән котлыйм, - диде ул. – Барысы да халкыбызның сәламәтлеге файдасына булырга тиеш».

Фоторепортаж
ТР рәисе һәм Казан мэры «Яз» һәм «Идел киңлекләре» торак комплексларында поликлиникалар ачтылар
Барлык яңалыклар