В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен алдан теркәлү мөһим
Иртәгә, 6 ноябрьдә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Иң мөһим документ» дип аталган квест оештырыла. Чара Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан уздырыла.
Квестта катнашучылар Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда нинди документлар саклануын һәм аларның кайсысы иң мөһиме икәнен ачыклаячак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.
Интерактив программага әлеге сылтама аша теркәлү узганнан соң кушылырга була. Чара 15:00 сәгатьтә башлана.
Алдарак 5 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстан халыклары Ассамблеясының Казанга Россиянең ун төбәгеннән 250 катнашучы җыячагы хакында хәбәр ителгән иде. Алар очрашуда «Без россиялеләр. Яшь патриотлар карашы» төбәкара проект кысаларында үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыша. Ачылу тантанасы Татарстан Халыклар дуслыгы йортында уза.