В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 9,8 мең тонна кар чыгарылган
Денис Гордийко фотосы
Узган тәүлектә Татарстан башкаласы урамнарыннан кар эретү пунктларына 9,8 мең тонна кар илтеп тапшырылган. Шәһәрнең урам-юл челтәрен җыештыру эшенә 687 берәмлек махсус техника һәм 513 юл эшчесе җәлеп ителгән. Юлларны һәм тротуарларны боздан арындыру өчен 1,3 мең тонна материал тотылган.
Бүгенге көндә урам-юл челтәрен карап тоту эшләре дәвам итә. Көндез башкала юлларын кардан чистарту өчен 378 берәмлек махсус техника һәм 492 юл эшчесе чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кыш башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 137,8 мең тонна кар чыгарылган, бозлавыкка каршы 23,8 мең тонна материал сибелгән.