В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика рейтингта дүртенче булды
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче декабрь). Татарстан 70,181 балл җыеп, ел йомгаклары буенча Россиянең иң яхшы төбәкләре рейтингында дүртенче булды. РФ төбәкләре тормыш сыйфаты, ил субъектларының социаль-икътисади хәле, хезмәт базары, халыкның матди иминлеге, фәнни-технологик үсеше һәм халыкның сәламәт яшәү рәвешенә тугрылыгы буенча бәяләнде.
Беренче урында Мәскәү (84,626 балл) булды. Икенче урында Санкт-Петербург (82,567) урнашты. Өченче урында Мәскәү өлкәсе (74,302). Топ-5 составына шулай ук Ханты-Манси автономияле округы (65,03) керде, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Элегрәк KZN.RU республика башкаласы декабрьдә йорт хайваннары белән сәяхәт итү өчен популяр булган топ-10 юнәлешләр исемлегенә кергәнен хәбәр итте. Казан алтынчы урында. Туристлар йорт хайваннары белән шәһәрдә өч төнгә тукталалар.