В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күчтәнәчне Казанның 2,5 мең азкеремле гаиләсе һәм 13 оешма алды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). Татарстанда Корбан гаете бәйрәме көннәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга һәм социаль хезмәт күрсәтүче оешмаларга 27,4 тонна корбан ите өләште.
«Мохтаҗларны ашат» социаль акциясе кысаларында фонд өләшү өчен 1826 сарык чалды. Барлыгы күчтәнәчләрне 2542 аз керемле Казан гаиләләре һәм социаль хезмәтләр күрсәтүче 13 оешма алды.
Корбанлык итен студентларга, өлкәннәргә, инвалидларга һәм йорт-җирсезләргә, ятимнәргә һәм ялгыз аналарга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, шулай ук Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписына, акыл үсешендә тайпылышлар булган 1-нче номерлы интернат-мәктәпкә, «Жизнь без диабета» Идел буе профилактика үзәге» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасына, «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә, Татарстан Республикасы инвалид балаларының ата-аналарының «Забота» төбәк иҗтимагый оешмасына һ.б. тараттылар.
Моннан тыш, итне шулай ук 10 уку йорты, төзәтү колонияләре һәм СИЗОлар алды.
Быел республикада корбан чалу йоласын башкару өчен 51 урын оештырылган иде, шул исәптән Казанда – 17. Нәзарәтнең корбан чалу урыннарында барлык корбанлыклар санитария тикшерүен һәм ветеринария күзәтчелеген үтте. Татарстанда барлыгы 15 мең 243 хайван корбан ителде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.