Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2025, 09:32

Казанда тагын 14 светофорны автоматлаштырылган юл хәрәкәте системасына тоташтырдылар

Башкалада «акыллы» светофорларның гомуми саны 256 га җитте

Денис Гордийко фотосы

Казанда интеллектуаль транспорт системасын киңәйтү чаралары дәвам итә – бу елны 14 светофор объекты автоматлаштырылган юл хәрәкәте системасына тоташтырылган. Шул рәвешле, шәһәрдә «акыллы» светофорларның гомуми саны 256 га җиткән.

Светофорларны Гагарин һәм Октябрь, Петербург һәм Сукно, Аббасов һәм Удивительная, Гладилов һәм Табейкин, Гладилов һәм Энгельс урамнары, Оренбург юлы һәм Гәрәев урамы, Габишев һәм Завойский, Гадел Кутуй һәм Родина, ТЭЦ һәм Теплично-Комбинатская урамнары, шулай ук Киров дамбасы һәм Сәетгалиев урамнары киселешләрендә күрергә була. Аларны инде системага тоташтырганнар.

Моннан тыш, «акыллы» светофорлар Космонавтлар урамы, 59 йорт, Аграр урамында урнашкан «Восточный» автовокзалы янында, Восход урамы, 7 йорт һәм Чуйков урамындагы җәяүлеләр кичүендә «Дуслык» тукталышы янында барлыкка килде.

Автомобиль чараларының елдан-ел артуы күзәтелгән вакытта юлларның халыкны, транспортны үткәрү мөмкинлеге мәсьәләсе аеруча әһәмиятле булып кала. Аны хәл итү өчен Казанда юл хәрәкәте белән идарә итүнең иң алдынгы дүртенче буын системаның берсе эшли. Хәрәкәттә катнашучыларның барысының да вакытны югалтуларын киметү һәм светофор объектларының эшен оптимальләштерү системаның төп бурычы булып тора.

Казанда юл хәрәкәте белән идарә итүнең интеллектуаль системасы ясалма фәһем базасында эшли. Ул 983 детектордан һәм 356 видеокүзәтү камерасыннан мәгълүматлар җыеп, юл вәзгыятен тәүлек буе күзәтүне тәэмин итә һәм светофорларның эш режимын реаль вакыт режимына көйли. Мондый чаралар машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен юлдагы вакытны сизелерлек кыскартырга мөмкинлек бирә.

Барлык яңалыклар