В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җыештыру эшләре 22 декабрьдән 23 декабрьгә кадәр дәвам итә
Марат Мөгыйнов фотосы
Бүген төнлә Казан урамнарының кайбер участокларында кар чистарту эшләре алып барылачак. Шуңа бәйле рәвештә юлларны тулысынча һәм сыйфатлы итеп чистарту өчен, халыктан күрсәтелгән урамнардагы муниципаль парковка урыннарыннан вакытлыча файдаланмый торуларын сорыйлар.
Әйтик, 22 декабрьдә 19:00 сәгатьтән 23 декабрь 07:00 сәгатькә кадәр кар Мулланур Вахитов урамында (168 нче парковка зонасы), Җиңү проспекты, 56Г адресы буенча урнашкан (151 нче парковка зонасы) парковкаларда җыештырылачак.
22 декабрьдә 21:00 сәгатьтән 23 декабрь 5:00 сәгатькә кадәр Адоратский урамында, Чистай урамыннан Четаев урамына кадәр һәм кире юнәлештә урнашкан парковканы (216 нчы парковка зонасы) җыештыру планга кертелгән.
22 декабрьдә 21:00 сәгатьтән 23 декабрь 6:00 сәгатькә кадәр Ш.Мәрҗани урамындагы парковканы (134 нче парковка зонасы) җыештырачаклар.
22 декабрь көнне 21:00–23:00 вакыт аралыгында техника Яруллин урамында, Комсомол урамыннан алып Вахитов урамына кадәр урнашкан парковкада (173 нче парковка зонасы) эшләячәк.
22 декабрь көнне 21:00 сәгатьтән 23 декабрь 5:00 сәгатькә кадәр Николай Ершов, Патрис Лумумба, Бондюжская урамнарындагы парковкалар (199, 226 нчы парковка зоналары) җыештырылачак.
23 декабрьдә 9:00–17:00 вакыт аралыгында Олонец урамы, 4В адресы буенча урнашкан парковканы (214 нче парковка зонасы) кардан чистартачаклар.
Шәһәр администрациясе алдан ук машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын күчереп куюларын үтенә. Бу махсус техникага кар чыгару эшләрен тоткарлыксыз башкарырга мөмкинлек бирәчәк, болар бар да иртәнге хәрәкәт вакытында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чаралар булып тора.