Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.05.2019, 13:02

Казанда Әмәт – Дәрвишләр аралыгындагы тимер юл аша җәяүлеләр өчен җир өсте юлы ачылды

Яңа объект 8 Март урамыннан Республика онкология диспансерына имин үтүне тәэмин итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май, Ксения Швецова). Бүген Казанда Әмәт – Дәрвишләр аралыгындагы тимер юл аша җәяүлеләр өчен җир өсте юлы ачылды. Яңа объект 8 Март урамыннан Республика онкология диспансерына имин үтүне тәэмин итәчәк, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин кичүне ачу тантанасында. Шәһәр башлыгы кичүне карап чыкты һәм подрядчыларга югары сыйфатлы эш өчен рәхмәт белдерде.

Бу - камилләштерелгән технология буенча Татарстан башкаласында төзелгән беренче кичү: биредә җылы лифт шахтасы бар, шуңа күрә ел әйләнәсендә ул халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә ачык булачак. Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен, баскыч төшә торган урыннарына асфальт юллар салынды, хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән халык төркемнәре өчен мәйданчыклар төзекләндерелде.

«Бу яңа инфраструктура объекты йөзләгән мең кешенең имин йөрүен тәэмин итәчәк: алар, тимер юлны шундый җанлы урында узып, дистә еллар буе гомерләрен куркыныч астына дучар иттеләр. Казан халкы исеменнән республика җитәкчелегенә, безнең Президентыбызга һәм кадерле тимерьюлчыларга бу проектта ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәм», – диде Казан Мэры Илсур Метшин һәм барлык катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

«Бүген Тимерьюлчылар өчен шатлыклы көн – иртәдән Юдино бистәсендә яңартылган Дан аллеясы мемориаль комплексын ачтылар, ә хәзер казанлылар өчен көтеп алынган бу мөһим һәм күптән көтелгән кичү, - диде «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун. - Киләчәктә биредә боҗра хәрәкәтен оештыру планлаштырыла, һәм бу кичү һәрвакыт кирәк булачак дигән сүз».

Кичү төзелешендә халыкның аз мобильле төркемнәренә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар бирелде, дип билгеләп үтте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. Әйтик, начар күрүче җәяүлеләргә хәрәкәт итү уңайлылыгы өчен тактиль-рельефлы җир өсте күрсәткечләрен урнаштыру каралган. Ә халыкның аз хәрәкәт итә торган төркемнәре өчен диспетчерлаштыру системасы белән җиһазландырылган күтәрелеш платформалары җәяүлеләр кичүенең һәр ягында урнаштырылган. Диспетчерлык комплексы гадәттән тыш хәлләр булган очракта мәгълүмат тапшыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә – куркынычсызлык электр чылбырлары эшли башлый, шахтаның ачылырга тиеш булмаган ишекләре ачыла һ.б. Конструкциядә шулай ук эчке киңлекне табигый җилләтү өчен вентиляцион рәшәткәләр дә каралган.

«Кичү төзелеше тиз - якынча 8 ай эчендә тәмамланды. Әмма бу кичү безнең шәһәрдәге башкаларыннан аерылып тора, - дип сөйләде «Татарстан Республикасы күперләре» акционерлык җәмгыяте подрядчы оешмасы генераль директоры Ринат Мөхьянов. - Башкаларыннан аермалы буларак, монда җылытылган күтәрткеч шахта кулланыла, шуңа күрә лифт хәтта кышын да эшләячәк. Башка кичүләрдә бу функция юк, шуңа күрә минуслы температурада лифтлар эшләми. Бу Казанда мондый беренче күчү». Кичү видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган - камералар бинаның эчендә дә, периметры буенча да урнаштырылган, дип өстәде ул.

Казан Мэры һәм транспорт министры беренче булып икенче якка барып эшнең сыйфатын бәяләде. Шуннан соң шәһәр халкы кичүдән актив файдалана башлады.

«Бу кичүгә ихтыяҗ күптән бар иде. Онкодиспансер пациентларына, ә монда күбесенчә алар йөри, хастаханәгә килү юллары ике яктан гына – 8 Март урамы һәм Ветеринария академиясе ягыннан гына мөмкин. Шуңа күрә куркыныч хәлләр булды, - дип сөйләде Республика онкология диспансерының медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Рифат Куртасанов. - Авырткан кешеләр эмоциональ һәм тискәре хәлләрне күңелләренә якын ала. Куркынычсызрак һәм уңайлырак шартлар тудыру - бу аларның уңай кәефенә һәм сәламәтләнүенә таба бер адым».

Фоторепортаж
Казанда 8 Март урамыннан онкодиспансерга чыга торган җәяүлеләр кичү юлы ачылды
Видеорепортаж
08.05.2019 11:46
Барлык яңалыклар