Бүген Казанда, Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Тармакны үстерү нәтиҗәләре һәм мөмкинлекләре турында фикер алышуда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, шулай ук Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин үзенең докладында төзелеш комплексының Татарстан икътисадының алдынгы тармаклары арасындагы берсе булуын, хәтта иң катлаулы шартларда да лаеклы нәтиҗәләр күрсәтүен билгеләп үтте. Тулаем төбәк продуктында төзелеш комплексы өлеше 7% тан артык тәшкил итте. «Төзелеш» эшчәнлеге төре буенча эш күләме чагыштырма бәяләрдә 1 трлн сумнан артык тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, 2019 ел нәтиҗәләре буенча ул 364 млрд сум тәшкил иткән. Күрсәтелгән хезмәтләр күләмен һәм торак-коммуналь комплексын оештыру күләмен арттырдык – 65 млрд сум, үсеш 4,5% ка.

Профильле уку йортларын узган ел 5700 белгеч тәмамлаган. Шуңа да карамастан, кадрлар кытлыгы проблемасы элеккечә кискен тора. Бүгенгә 23 меңнән артык вакансия ачылган, аларның күпчелеген төзелеш тармагы тәшкил итә.

Көч куюның тагын бер ноктасы – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, бигрәк тә миграция сәясәтен катгыйландыруны исәпкә алырга кирәк. Илдә «Нәтиҗәле һәм көндәш икътисад» милли проекты гамәлгә ашырыла. Аны гамәлгә ашыру чорында министрлык тармаклары буенча барлыгы 60 предприятие катнашты. Бу катнашучыларның гомуми саныннан 17% ны тәшкил итә. 2025 елда проектка 18 предприятие кергән. 628 млн сум күләмендә икътисадый файда алынган.

2025 елда республикада 3 млн 515 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу исә Татарстан тарихында рекордлы күрсәткеч булып тора. Әлеге күрсәткечкә бары тик 2028 елда гына ирешү планлаштырылган иде, Россия Төзелеш министрлыгы белән «Торак» төбәк проектын гамәлгә ашыру турында расланган килешү нигезендә. 2026 елга торакны файдалануга тапшыру планы – 3 млн 175 мең кв.м.

Булган шәһәр төзелеше мөмкинлеге киләчәктә план күрсәткечләрен үтәү дәрәҗәсен фаразларга мөмкинлек бирә. Хәзер ул 6 млн 740 мең кв.м тәшкил итә. Бүген гомуми мәйданы 6 млн 159 мең кв.м булган күп фатирлы йортлар төзүгә 654 рөхсәт гамәлдә. Торак базарында узган елның икенче яртысыннан башлап сатулар арту күзәтелә. 2025 елда сатулар 31% ка арткан.

Республикада торак төзелеше белән беррәттән аның сәнәгать юнәлеше дә актив үсә. Татарстан предприятиеләре 2025 елда үз объектларын төзү һәм төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыруны дәвам иттеләр.

Министр төзелеш тармагының төзелеш материаллары сәнәгате рәвешендә үз-үзен тәэмин итә алмаган хәлдә үсеш ала алмавын билгеләп үтте. Республикада ул – Россиядә иң эреләрнең берсе. 2025 елда тармак предприятиеләре 52 млрд сумлык продукция җитештергән.

Гражданнарның яшәү шартларын яхшыртуда җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү программалары мөһим өлеш кертә. Республикада Россиядә масштабы буенча күчермәсе булмаган «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2025 елда 10 млрд сумлык 677 ишегалды төзекләндерелде. Агымдагы елда территорияләрне төзекләндерү программалары 561 ишегалдында 10 млрд сумга дәвам итәчәк.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган иң эре программаларның берсе – күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы. Узган елда республикада 878 йорт яңартылган. Татарстан рәисе йөкләмәсе буенча өстәмә рәвештә тагын 3 млрд сум бүлеп бирелде, шуның нәтиҗәсендә программаны чынга ашыру сизелерлек артты, һәм вакыты чыккан лифт җиһазларын алмаштыру мөмкин булды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Коммуналь инфраструктураның торышына килгәндә, инженерлык челтәрләренең тузуын киметү инструментларының берсе булып «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» программасы тора. Узган ел коммуналь инфраструктураны чңарту федераль программасы «Тормыш өчен инфраструктура» яңа милли проекты составына керде. Аны гамәлгә ашыруга 2025 елда 4 млрд 73 млн сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән. Өстәмә рәвештә Татарстан рәисе карары буенча финанслау күләме якынча 8 млрд 526 млн сум булган республика программасы эшләтеп җибәрелде, аңа 121 объект кертелгән.

Коммуналь хуҗалык өлкәсендә республика программаларын, шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның кертем программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә узган ел 680 километрдан артык челтәр капиталь ремонтланды, төзекләндерелде һәм төзелде, бу челтәрләрнең гомуми озынлыгының 2,5% тәшкил итте. Киләсе максат – ел саен челтәрләрнең кимендә 3% ын алыштыру.

Министрлык яңа төбәкләрдә шефлыкка алынган шәһәрләрдә актив эшли. Лысычанск шәһәрендә 9 һәм Рубежное шәһәрендә 4 социаль объектны торгызу һәм ремонтлау буенча эш башкарылды. 2023 елдан башлап әлеге шәһәрләр территорияләрендә Татарстан Республикасы көчләре белән 281 күпфатирлы йортта ремонт-торгызу эшләре башкарылган. Республиканың 14 оешмасының авария хәлендәге бригадалары халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча гаять зур эш алып бара: сезонлы җылылык җибәрү, су һәм су чыгару, электр белән тәэмин итү. Инженерлык челтәрләрендә авария хәлләрен булдырмау буенча 1000нән артык чара башкарылган, көн саен халыкка су бирелә.

ТР киңлекне планлаштыру институтының 2023-2025 еллардагы эш нәтиҗәләре һәм киләчәк бурычлары турында учреждение директоры Олег Григорьев сөйләде. Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев Түбән Кама шәһәрендә коммуналь инфраструктура системасын яңарту һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә челтәрләрне цифрлаштыру турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов республика төзелеш комплексын үстерүнең фәнни нигезе һәм тармакның яңа экологик системасын булдыру турында сөйләде.

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин республика төзелеш комплексының казанышларын билгеләп үтте. Аерым ул Лысычанск һәм Рубежноеда башкарылган зур күләмле эшләр өчен рәхмәт белдерде. «Быел да конструктив эшләрбез дип ышанам», – диде министр.

Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, хәзерге катлаулы шартларда төзелеш комплексы икътисад үсешенең алдынгы тармаклары арасында этәргеч булып кала. РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе зур эш башкара, аны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. «Безнең тыгыз хезмәттәшлегебез узган елда төзелеш комплексына, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә ярдәм итү һәм аны үстерү, гражданнар өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру белән бәйле күп кенә мөһим карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирде», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ассызыклаганча, төзелеш комплексы Татарстан икътисады структурасында мөһим урын алып тора – аның өлеше 7,3% ка җитә. Узган елда тармакта 48 республика программасы, 7 илкүләм проект, 4 дәүләт программасы һәм 166 млрд сумлык программадан тыш чаралар гамәлгә ашырылган. Алар кысаларында 3900дән артык объект төзелгән һәм ремонтланган. «Бу бик зур эш. Төгәл көйләнгән гамәлләрсез мондый нәтиҗәләргә ирешеп булмый», – диде ул.

Республика рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанда бишенче ел рәттән файдалануга тапшырылган торак күләме 3 млн квадрат метрдан артып китә. Агымдагы елда республикада гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыру тулы күләмдә дәвам итәчәк. 50 программа, 5 милли проект һәм 3 дәүләт программасы планлаштырылган. Барлык кирәкле ресурслар да каралган.

Рөстәм Миңнеханов социаль-мәдәни объектлар төзелешенең нигезлелеге темасына кагылды. Ул теге яки бу объектка реаль ихтыяҗны исәпкә алырга, проект-смета документларына игътибарлы булырга, объектларның кыйммәтләнүенә юл куймаска чакырды.

Республика рәисе Киңлекне планлаштыру институты башкарган мөһим эшне билгеләп үтте. Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләренең социаль-икътисадый һәм киңлекләр үсеше планнары эшләнде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, агломерация йогынтысыннан читтә торган авыл һәм шәһәр җирлекләренең үсеше турында да онытырга ярамый. Беренче чиратта, бу терәк торак пунктлар. «Бу торак пунктларның үз-үзләрен тәэмин итәрлек кенә түгел, инфраструктура ягыннан да тәэмин ителгән булуы мөһим», – диде Татарстан Республикасы рәисе.

Иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, торак-коммуналь сектор. «Зур федераль ярдәм өчен рәхмәтле. Моңа өстәп без үз программабызны тормышка ашырабыз. Быел торак-коммуналь сегментка гына да 14 млрд сум планлаштырылган. Тема гади түгел. Коммуналь инфраструктураны яңарту буенча безгә даими рәвештә хәрәкәт итәргә кирәк. Дөрес технологик чишелешләр кирәк. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен финанслауның бюджеттан тыш чыганакларын да җәлеп итәргә кирәк. Бу концессия дә, башка формалар да», – диде республика рәисе.

Ул ассызыклаганча, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау өлешендә проект документларын сыйфатлы әзерләү, объектның техник торышына тулысынча тикшерү үткәрү мөһим.

«Төп мәсьәләләрнең берсе булып кадрлар әзерләү кала. Бүген төзелеш тармагы бик югары технологияле. Белгечләр әзерләү темасы өстенлекле булырга тиеш», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук төзелеш тармагын цифрлаштыру һәм социаль объектларны эксплуатацияләүгә катгый идарә кертү буенча эшне дәвам итәргә өндәде.

Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин Дәүләт һәм идарә тармагы бүләкләрен тапшырдылар.

2026-01-20T15:55:27+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.