Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2025, 17:25

Казанның Тихорецк урамындагы тимер юл станциясе районында урнашкан коллекторны төзекләндерәчәкләр

Объекттан 40 тоннага якын чүп чыгарылган

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе фотосы

Татарстан башкаласының Тихорецк урамындагы тимер юл станциясе районында урнашкан эре коллекторларның берсен төзекләндерергә җыеналар. Объекттан барлыгы 40 тоннадан артык чүп-чар: ләм, чүпрәкләр, дымлы салфеткалар чыгарылган.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре тимер-бетон корылмаларны өлешчә алыштырганнар, челтәрләрне юганнар һәм 5 метр тирәнлектә канализация камераларын чистартканнар.

Коллекторны 1974 елда төзегәннәр, хәзерге вакытта ул 100 процентка тузган, дип санала. Коллектор эшләгән вакытта анда 8 авария очрагы теркәлгән. Ул Совет һәм Идел буе районнарыннан күпфатирлы 1153 йортның, 90 балалар бакчасының, 38 мәктәпнең һәм 14 хастаханәнең агынты суларын кабул итә. Челтәрләрнең гомуми озынлыгы 5 чакрымнан артык, торбаның диаметры 2 метр тәшкил итә, бу барлык шәһәр коллекторлары арасында иң зур диаметрлы объект санала.

Коллектор тимер юллар аша үткәнлектән, башкарыласы эшләр тагы да катлауланган. Россия тимер юллары хезмәткәрләре эшләрне оештыруда ярдәм күрсәткән, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.

Челтәрләрне төзекләндерү проектын республиканың коммуналь инфраструктурасын яңарту программасына кертүгә гариза тапшырылганга, аларны торгызу эше киләсе елда башланырга тиеш.

Алдарак «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләренең канализация люгыннан биеклеге берничә метрга җиткән, дымлы салфеткалардан һәм чүп-чардан торган зур гына өем чыгарулары турында хәбәр ителгән иде. Мондый «байлык» шәһәрдәге зур канализация коллекторларының берсен төзекләндергәндә табылган.

Барлык яңалыклар