В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул 20 декабрьдә тәмамланачак
Денис Гордийко фотосы
Казанда Россия һәм республика күләмендәге олимпиадаларның муниципаль этабы башланды. Сынаулар җомга көнне, 7 ноябрьдә башланган һәм алар 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт аралыгында укучылар, төбәк тарихына һәм мәдәниятенә кагылышлы махсус дисциплиналарны да кертеп, 24 фән буенча интеллектуаль ярышларда үз белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтәчәк.
Муниципаль этапта мәктәп ярышларын уңышлы узган балалар катнаша. Казанның 80 меңгә якын укучысы ике ай дәвамында үзләренең белем бирү учреждениеләре данын яклап көрәшкән. Нәтиҗәдә, 10 меңгә якын укучы мәктәп этапларында җиңүче дип танылган, 24 меңгә якын укучы призлы урыннар яулаган.
Сынаулар математика, физика, биология, әдәбият, информатика, чит телләр һәм башка дисциплиналар буенча үткәрелә. Республика олимпиадасы кысаларында төбәкне өйрәнүгә юнәлдерелгән үзенчәлекле юнәлешләр: геология, Татарстан һәм татар халкы тарихы, шулай ук республика халыкларының туган телләре – чуаш, удмурт, мари, башкорт, һәм мокша телләре кертелгән.
Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы 19 декабрьдә, республика олимпиадасының муниципаль этабы 20 декабрьдә тәмамланачак. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар үз районнарын 2026 ел башында уздырыла торган төбәк этабында тәкъдим итәчәк.