В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң масштаблысы БРИКС саммиты булачак
Фото: Марат Мөгыйнов
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы-2024 зур вакыйгалар сериясен ачачак. Ул 3-5 нче апрельдә узачак.
Май аенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum – 2024» халыкара икътисади саммиты узачак, ул бер ел элек 85 илдән 15 мең кунак җыйган иде.
2023 елда республикада нефть чыгара башлауга 80 ел тулуга багышланган Татарстан нефть-газ химиясе форумы быел 26-28 нче августта узачак.
Узган ел якынча 1,3 мең спикер җыйган Kazan Digital Week – 2024 халыкара форумы 18-20 нче сентябрьдә була.
ТР башкаласында узачак БРИКС саммиты елның иң масштаблы вакыйгасы булачак, ул октябрьгә планлаштырылган. Бүгенге көндә халыкара форумда катнашуларын 33 дәүләт раслаган.
Эшлекле чаралар чираты 13-15 нче ноябрьдә узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» икенче икътисади форумы белән тәмамланачак.