В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш челтәрдә электр энергиясен транспортка тапшыруны тәэмин итүче электр җайланмасына зыян килү белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында җәмәгать электр транспортының кайбер маршрутлары хәрәкәтен вакытлыча туктатты. Әлеге күренеш «Ак Барс Арена» стадионы янында багана ауганлыктан, электр энергиясен транспортка тапшыруны тәэмин итүче электр җайланмасына зыян килү белән бәйле.
Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, 5, 5а, 6, 7 номерлы трамвайлар һәм 2, 13 номерлы троллейбуслар хәрәкәте кыенлаша.
Җиңү проспектыннан хәрәкәт итүче 7, 5а номерлы трамвайлар Арбузов урамына кадәр киләләр һәм кире якка борылалар.
«Ак Барс Арена» стадионы янында автобуслар хәрәкәте шулай ук кыенлашкан.
Алдарак Татарстан башкаласының Чехов урамында 26 декабрьгә кадәр транспорт йөри торган юл өлешендә хәрәкәтнең вакытлыча чикләнүе турында хәбәр ителгән иде. Әлеге күренеш җир казу эшләре вакытында балчык ишелүдән саклый торган ныгытма куелу белән бәйле.
upd: хәрәкәт торгызылган