В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
250 мәйданчыкта икешәр һәм аннан да күбрәк контейнер урнаштырылган
Марат Мөгыйнов фотосы
Татарстан башкаласында ел башыннан калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен куелган сары контейнерлардан 115 мең кубометр икенчел чимал чыгарылган. Казанда һәм Татарстанның көнбатыш өлешендә барлыгы 2,8 меңнән артык челтәр урнаштырылган. 250 мәйданчыкка икешәр һәм аннан да күбрәк контейнер куелды, дип хәбәр итә «ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәте.
Сары контейнерларга калдыкларны 5 төргә аерып салырга киңәш ителә: пыяла (шешәләр, төсле һәм үтә күренмәле банкалар), металл (алюминий һәм корыч банкалар, капкачлар), кәгазь (картон, офис кәгазе, газета-журналлар), пластик (шешәләр, канистрлар, флаконнар, контейнерлар, 1-5 маркировкалы пакетлар), тетрапаклар (соклардан, сөттән һәм башка продуктлардан бушаган каплар).
Искеләреннән аермалы буларак, яңа савытлар һава шартларына, коррозиягә һәм механик яктан ватылу-ярылу үзенчәлеге буенча чыдамрак, аларны озак вакыт дәвамында кулланып була, ди белгечләр. Контейнерларның җиңел булуы аларны бер урыннан икенче урынга күчергәндә эшчеләр өчен уңайлылык тудыра, заманча дизайнда эшләнүләре шәһәр халкына аларга игътибар итәргә мөмкинлек бирә.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, Казанда искергән сары чүп савытлары урынына калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен тагын 101 контейнер куйганнар. Гомумән алганда, «ПЖКХ» идарәче компаниясе төбәк операторы шәһәрдә 327 яңа контейнер урнаштырган.