В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда тагын 283 кеше COVID-19 йоктырган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче март). Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 283 очрагы теркәлгән, шул исәптән 86 очрак – Казанда. Шуларның 46 сы хастаханәгә озатылган. «Коронавирус» диагнозы республиканың 18 яшькә кадәрге 70 кешесендә расланган.
25 нче мартка Татарстанда СОVID-19 авыруының 135 мең 583 очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 124 мең 303 сәламәтләнү очрагы теркәлгән, 1006 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә «коронавирус» диагнозы 25 мең 382 кешедә расланган. Барлыгы илдә 17 млн 715 мең 390 авыру очрагы һәм 16 млн 545 мең 758 сәламәтләнү очрагы ачыкланган.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Аларның эш тәртибе һәм адреслары KZN.RU порталында урнаштырылган.