В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярдәмне табиб-психотерапевт, медицина психологы, социаль хезмәт белгечләре һәм юристконсульт күрсәтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). Казанда СПИД Республика үзәгендә ВИЧ авырулы кешеләргә комплекслы ярдәм итү буенча мәгълүмати үзәк эшли башлады.
Мәгълүмати үзәктә ВИЧ авырулы кешеләр һәм аларның туганнарына консультатив, медик-социаль, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтелә. Ярдәмне табиб-психотерапевт, медицина психологы, социаль хезмәт белгечләре һәм юристконсульт күрсәтәчәк.
Гражданнарны кабул итү – сишәмбе көннәрендә 13.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, пәнҗешәмбе көнне – 9.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы сайтында.