Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.12.2025, 09:46

Казанда Татарстан башкаласының төп Яңа ел чыршысында утлар кабынды

Яшел гүзәлкәйне ачу тантанасы концерт программасы белән бергә үрелеп барган

Марат Мөгыйнов фотосы

Кичә «Казан» гаилә үзәге янында тантаналы рәвештә шәһәрнең төп чыршысын ачтылар. Якты утлар белән бизәлгән 35 метрлы чибәркәй бәйрәм кунакларының төп игътибар үзәгендә булды. Ачылу тантанасы интерактив тамаша һәм «Кышкы пейзажлар» күргәзмәсе белән үрелеп барды. Мәйданда сувенирлар һәм тәм-томнар белән бәйрәм рухындагы сәүдә рәтләре җәелдерелгән иде.

Диджейлар алдан ук кунакларны дәртле музыка белән каршы алып, аларга бәйрәм кәефе бүләк иткән, алып баручылар исә күңелле бәйгеләр һәм интерактив программа белән мәйданны «кыздырган». Соңрак Кыш Бабай, Шүрәле һәм Кар кызы ачык һавадагы мәйданны театр сәхнәсенә әйләндергән.

Кичке җиделәр тирәсендә шәһәр халкы һәм башкала кунаклары алкышлары ярдәмендә чыршыда меңләгән утлар балкып кабынган. Утларны кабызу мизгеле яңа ел могҗизасы һәм гаилә кыйммәтләре турындагы интерактив спектакльнең кульминация ноктасы булган.

Чарада шулай ук Хопелес һәм Майкрайз, Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаган. Ә Just Brass тынлы оркестры һәм «Ноу хау» барабан тамашасы салкын кичкә үзгә бер ямь биреп, кунакларны рухи яктан баеткан.

Җыр, музыка халыкны җылы пледлардан яхшырак җылыта – әлеге гамәл кичә тамашачылар тарафыннан Казанның төп чыршысы янында сыналган.

Кич дәвамында мәйданда бәйрәм рухы бөркелгән. Шәһәр символикасы төшерелгән сәүдә рәтләре эшләгән, «Казан музей комплексы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе фондларында саклана торган рәссамнарның картиналары репродукцияләреннән торган «Кышкы пейзажлар» күргәзмәсе ачылган.

Салкыннан бераз туңган кунаклар чыршы шәһәрчеге янында урнашкан өйләрдә кайнар глинтвейн белән җылынган, бу да бәйрәм кәефен тагы да күтәреп җибәргән.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.

Фотолар Казанның Мәдәният идарәсеннән алынды

Барлык яңалыклар