В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике очракта балигъ булмаганнар зыян күргән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы май). Бу айда Казанда электр самокатлары катнашында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ике очракта балигъ булмаганнар зыян күргән, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.
2 нче майда 20:20 сәгатьтә 39 яшьлек «Ниссан» автомобиле йөртүчесе Фучик урамындагы 72 нче йорт каршындагы территориядә хәрәкәт иткәндә, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм электр самокатына бәрелгән. Аның белән 31 яшьлек ир-ат идарә икән, ул юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. Электр самокатын йөртүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән, шуннан соң медицина учреждениесеннән җибәрелгән.
Шундый ук хәл бер атнадан соң, 9 нчы майда 11:15 сәгатьтә була. Беренчел мәгълүматлар буенча, 29 яшьлек ГАЗ автомобиле йөртүчесе, Фучик урамындагы «Франт» сәүдә үзәге территориясе буенча хәрәкәт иткәндә, электр самокатын бәрдерә. Аның белән 11 яшьлек бала идарә иткән. Аңа шулай ук вакыйга урынында медицина ярдәме күрсәтелгән, шуннан соң өенә җибәргәннәр.
11 нче майда 15:00 сәгатьтә 47 яшьлек «Дэу» автомобиле йөртүчесе Р.Зорге урамындагы 31б номерлы йорт территориясеннән чыкканда, беренчел мәгълүматлар буенча, юл бирми һәм 16 яшьлек кыз идарә иткән электр самокатына бәрелә. Аңа медицина учреждениесендә ярдәм күрсәтеп, өенә җибәрәләр.
Казан дәүләт автоинспекциясе велосипедта һәм электр самокатларында йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, саклану чараларын кулланырга киңәш итә. Автомобиль йөртүчеләрне, үз чиратында, электр самокатларында һәм велосипедларда йөрүче юл хәрәкәтендә катнашучыларга игътибарлы булырга чакыралар. Юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен, хәрәкәт итә башлаганчы, юл чатында маневрлар ясаганда һәм полосадан күчкәндә арткы күренешне күрсәтә торган көзгеләрдән карарга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, электр самокатлары прокаты сезоны апрель башында башланды. Быел алар өчен парковка урыннары саны өч тапкыр артачак – 500 дән 1600 гә кадәр. Электр самокатларын прокатлау сервислары Россиядә 2023 елның 1 нче мартында гамәлгә кергән юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләрне исәпкә алып эшләячәк.