22 августта Казанның «Елмай» паркында кабатланмас музыкаль кичә була, анда тамашачылар танылган әкиятләрнең сюжетлары белән танышачак. Программада: Павел Бажовның «Серебряное копытце», шулай ук Габдулла Тукайның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әсәрләре геройларын сихри ком анимациясе җанландырачак.
Әкиятләрне халык өчен опера җырчысы һәм нәфис сүз остасы Асия Мостафина укыячак. Ком анимациясен оста Ләлә Явкина тәкъдим итәчәк. Рус һәм татар авторларының музыкасы Илназ Дудкин җитәкчелегендәге «Идиллиум» оркестры башкаруында яңгыраячак. Бу хакта «Елмай» паркы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара «Һәр нотада әкият: сәнгатьтә гаилә кичәләре» фестивале кысаларында узачак. Проект «Россия мәдәният фонды» Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы тарафыннан «Гаилә» милли проекты кысаларында бирелгән гранттан файдаланып гамәлгә ашырылды.
Башлана 19:30 да. Керү ирекле.