В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Амбулатория сменасына 100 кешегә исәпләнгән
Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе фотосы
Бүген Казанның Совет районында урнашкан Вишневка бистәсендә гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге ачылды. 20 нче номерлы шәһәр поликлиникасының яңа филиалы сменасына 100 кешене кабул итәрлек итеп эшләнгән. Медицина учреждениесе илкүләм «Озак һәм актив тормыш» проекты буенча төзелгән.
Үзәк Вишневка, Яңа Вишневка, Привольный бистәләрендә һәм Казанның Совет районына караган Салмачы бистәсендә яшәүчеләр өчен беренчел медицина-санитария ярдәменнән файдалану мөмкинлеген сизелерлек арттыруга юнәлдерелгән.
Бер катлы бина сменасына 100 кешене – 60 олы кешене һәм 40 баланы кабул итә ала. Биредә диагностика һәм дәвалау чаралары үткәрү, ашыгыч ярдәм күрсәтү, анализлар алу, вакцина ясау, профилактик тикшерүләр, диспансеризация уздыру мөмкинлеге булдырылган, шулай ук хроник авырулы пациентларны күзәтеп торачаклар.
394 квадрат метр мәйданлы бер катлы бина монолит-кирпеч технологиясе нигезендә төзелгән һәм заманча медицина җайланмалары белән җиһазландырылган. Яңа медицина үзәгендә ике бүлек – өлкәннәр һәм балалар бүлеге эшләячәк. Беренче блокта табиб-терапевт, аерым бер белгечлек буенча табиб бүлмәсе, процедура һәм күзәтү кабинетлары, шулай ук авыручыларны беренчел карау өчен фильтр-зона урнашкан. Балалар бүлегендә педиатр бүлмәләрен, процедура һәм прививка ясау кабинетларын, авыру билгеләре булган сабыйлар өчен фильтрны табарга була.
Үзәккә килүчеләр өчен уңайлы шартлар булдырылган: иркен холлар, якты кабинетлар, уңайлы көтү зоналары, бинага керү юллары һәм машина кую урыннары. Пациентларны 20 нче шәһәр поликлиникасы һәм Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре кабул итәчәк.
Бу елны илкүләм «Озак һәм актив тормыш» проекты кысаларында «Яз» һәм «Идел киңлекләре» торак комплексларында тагын ике яңа поликлиника төзелүен билгеләп үтәргә кирәк.