В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төркемнәргә бүлеп оештырыла торган дәрестә катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
30 гыйнвар көнне Казанның Мәгариф хезмәткәрләре йортында «Мәгариф дулкынында» марафоны кысаларында педагоглар психолог-консультант Дмитрий Лукашенко белән очрашачак.
Төркемнәргә бүлеп оештырыла торган дәрестә «Олылар һәм балалар белән нәтиҗәле аралашу» темасы каралачак. Фикер алышу барышында катнашучылар кешеләр арасындагы үзара хезмәттәшлекнең төп ысулларын ачыклап, аралашу вакытында барлыкка килә торган хаталар өстендә эшләячәк. Очрашуда шулай ук укытучының роле һәм аның балалар белән эшләүдә психологик белемнәрен куллана белүе турында да сөйләшәчәкләр. Төркемнәргә бүленеп фикер алышудан соң, күнекмәләрне практикада куллануга кагылышлы рольле уен булачак, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсенең матбугат хезмәте.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Тренинг Бауман урамы, 62/9 йорт адресы буенча уздырыла һәм 16:00 сәгатьтә башлана.
Алдарак Казанда 7 февраль көнне «Веранда» эко-киңлегендә экологиягә кагылышлы остаханәләр уздырылачагы хакында хәбәр ителгән иде.