В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике катлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәркайсы 260 урынга исәпләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь). Казанда, «Салават күпере» торак комплексында, Нурихан Фәттах урамында балалар бакчалары төзелде, аларның һәркайсы 260 урынга исәпләнгән. Ике катлы биналар кабат куллану проекты буенча төзелгән. Учреждениеләр проект документларының туры килүе турында ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән бәяләмә алдылар.
Балалар бакчаларында яшь ярымнан алып җиде яшькә кадәрге балаларга кече, урта һәм өлкән төркемнәр өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Һәр төркем өчен уен бүлмәсе, йокы бүлмәсе, киенү-чишенү бүлмәсе, буфет һәм бәдрәф каралган. Моннан тыш, аларда музыка һәм физкультура заллары, дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр, медицина блоклары, шулай ук янгын бүлекчәләрен һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен ташу өчен лифт бар.
Янәшәдәге территориядә күләгәле навеслы уен һәм физкультура-спорт мәйданчыклары төзекләндерелде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе матбугат хезмәте. Быел «Демография» милли проекты кысаларында «Салават күпере» торак комплексында өч балалар бакчасы ачылачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда барлыгы 306 балалар бакчасы эшли. Агымдагы елда шәһәрдә 6 мәктәпкәчә учреждение ачылды, агымдагы ел ахырына кадәр тагын 4 учреждениене ачу планлаштырыла. Быел 16 балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелә, эшләр тәмамланганнан соң, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре 2 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге 2510 баланы кабул итәчәк.