В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике тәгәрмәчле транспортны төзекләндерәчәкләр һәм мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга тапшырачаклар
Татарстан башкаласында 15 майдан 31 майга кадәр ел саен үткәрелә торган «Велоигелек» хәйрия акциясе узачак. Халык кирәкмәгән велосипедларны тапшыра ала, аларны аз керемле гаиләләрдәге балаларга бирәчәкләр.
Ике тәгәрмәчле транспорт чараларын 27 майга кадәр кабул итәчәкләр. Соңыннан белгечләр велосипедларны тикшерәчәк һәм кирәк булган очракта һөнәри ремонт ясаячак. 27 майда акча җыю башланачак. Велосипедларны шул җыелган акчалар хисабына төзекләндерәчәкләр, дип хәбәр иттеләр акцияне оештыручылар.
Велосипедларны балаларга тапшыру тантанасы 1 июнь көнне «Елмай» балалар паркында узачак. Исегезгә төшерәбез, җәмәгать киңлегендә Балаларны яклау көнендә «Яшүсмер» МБУ яшьләр клубларының иҗат фестивален оештыра.
Велосипедны Университет урамы, 34 адресы буенча урнашкан кабул итү пунктына тапшырырга мөмкин булачак. Тулырак мәгълүмат +7(917)225-48-79 телефоны буенча.
Хәйрия акциясе «Велосипедлы Казан» берләшмәсе тарафыннан «Игелекле Казан» АКбО белән берлектә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәмендә оештырылды.