В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары бизәлгән транспортта 6 гыйнварга кадәр йөри ала
Казанның Мәдәният идарәсе фотосы
Яңа ел транспорты көн саен сәгать 16:00 дән 17:00 гә кадәр йөриячәк. Пассажирларны Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу, истәлекле фотолар һәм караоке-баттл көтә.
Бизәлгән трамвай 7 нче маршрут буенча барлык тукталышларда тукталачак, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.
Тылсымлы трамвай туктала торган тукталышлар:
Тимер юл вокзалы;
Серов урамы;
Фатыйх Әмирхан проспекты;
Ветеринария академиясе;
Академик Арбузов урамы;
Академик Сахаров урамы;
Җиңү проспекты;
«Кояшлы шәһәр» торак массивы;
Глазунов урамы (кире юнәлеш өчен старт ноктасы).
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.